АИГЕЛ - Шәм

Текст песни: Шәм

Шәмем бетә
Кулларыма тама
Кайнар тамчы
Елый
Шәм-ана
Шулай язган
Кана, җаным, кана
Син эрисең
Ялкын-сабый яна
Син эрисең
Ялкын-сабый яна

Аем кими
Агып бетә, сүнә
Караңгыда туза
Күккә сеңә
И, төн, тала
Бу алтынны, тала
Ул эрегәч, туа
Ай-бала
Ул эрегәч, туа
Ай-бала

Тәрәзәмнән үбә
Кара тоба
Шул мы инде юлым
Сиңа таба
Мин, ут эзләп, килгәч ерактан
Кума мине, зинһар, йөрәктән
Кума мине, зинһар, йөрәктән